«Как Ослик, Ёжик и Медвежонок встречали Новый год» әкиятен кычкырып уку (0+)

4 һәм 5 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь укучыларын кышкы әкиятне кычкырып укуларга чакырды.  
Чара башында китапханәче балаларга күренекле балалар язучысы-әкиятчесе, шагыйрь һәм сценарийлар авторы Сергей Григорьевич Козлов турында сөйләде. Шуннан соң, тын да алмыйча, яшь укучылар «Как Ослик, Ёжик и Медвежонок встречали Новый год» әкиятен тыңлады, ул аларга шатлыклы хис-кичерешләр бүләк итте. Әкияттән балалар өч дусның бергәләп Яңа елны каршыларга теләве, әмма урманны кар басуы аркасында кечкенә чыршыны эзләп таба алмаулары, шулай да бу хәлдән үзенчәлекле чыгу юлын табулары турында белде. 

ми чвииииииаи
10ф. Громкое чтение. Знакомство с автором и книгой
10ф. Громкое чтение. Участники мероприятия
10ф. Громкое чтение. Читаем сказку
10ф. Громкое чтение. Участники мероприятия.

Әкиятне укыганнан соң, балалар китапханәче белән бергә әкиятнең төп геройларының үз-үзен тотышлары турында фикер алышты һәм тугры дуслар һәрвакыт ярдәмгә килә дигән нәтиҗә ясады. Яшь китап сөючеләр бик теләп урман хайваннары турында табышмаклар чиште һәм яңа ел чыршысын нәрсә белән бизәргә мөмкин булуы турында фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: