«Без гадәти һәм хәтта көчлерәк тә» аралашу сәгате (18+)

2 һәм 3 декабрьдә 10 нчы санлы китапханә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте Комсомол районы бүлегенең яшьләре һәм өлкәннәре өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар уздырды.
Очрашуда катнашучылар теге яки бу сәбәп аркасында сукыр калган, әмма гомумтанылу алуга ирешкән кешеләр турында белде. Алар арасында – шагыйрь Эдуард Асадов, совет сынчысы Лина По, альпинист һәм скалолаз Эрик Вайхенмайер һәм Россия җырчысы һәм җәмәгать эшлеклесе Диана Гурцкаялар бар. Алар барысы да үзләренең үзсүзлелеге һәм тырышлыгы, тормышны сөюе, оптимистлылыгы ярдәмендә кешенең, мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, күп нәрсәләргә ирешә алырга сәләтле булуын исбатлый алды.

прольрпьл
10ф. Час общения «Мы как все и чуть сильнее». Слушают рассказ
10ф. Час общения «Мы как все и чуть сильнее». Смотрим видеоролики
10ф. Час общения «Мы как все и чуть сильнее».
10ф. Час общения «Мы как все и чуть сильнее»

Чыгыш танылган шагыйрьләрнең шигырьләре һәм узыкаль видеороликлар кулланылган матур презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: