«Әни белән бергә китапханәгә» гаилә белән китап уку көне (0+)

Гаилә елы кысаларында 3 декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Әни белән бергә китапханәгә» дигән гаилә белән китап уку көне үткәрелде.
Сер түгел, бергәләп китап уку балалар һәм ата-аналарны якынайта, шатлык һәм җылы хисләр бүләк итә, яшь укучы янында зирәк өлкән кеше булу мөһим, чөнки кайвакытта укыган буенча фикер алышу, асылына төшенү һәм киңәшләшү ихтыяҗы туа.
Уку – ул мөһим күнекмә, аны балаларда кечкенәдән үк үстерергә кирәк. Әти-әниләр балаларына күбрәк укыган саен, алар шулкадәр күбрәк уку белән кызыксыначак һәм шәхес буларак үсеш алачак. 

урвр
вместе с мамой
как же весело у нас
маме тоже весело
мы играем
мы рисуем солнышко
познавашки
посмотрите на нас

Китапханәгә еш кына әниләр балалары белән бергә килә, һәм әни кеше кулына китап алганны күрү бик шатлыклы күренеш! Балага китап укып, әнисе аның алдында яхшылык һәм гаделлек хакимлек иткән, хезмәт сөючән һәм гадел булырга өйрәтүче яңа дөньяны ача.
Балаларыгызны куандыру һәм аның киләчәген яктырак итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бергәләп китапларны кычкырып уку – баланың үсеше һәм гаилә җепләрен ныгыту өчен уникаль мөмкинлек ул!
Китапханәче кунакларга әкиятләр белән танышырга тәкъдим итте, анда кызыклы балалар китаплары бар иде. Чараны дәвам итеп әниләр һәм балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашты. 
Китапханәдә әниләр белән бергә үткәрелгән көн бик күңелле һәм кызыклы булды.  Мондый чаралар гаиләне ныгытырга һәм үзара мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртырга ярдәм итә. 
Һәм, әлбәттә инде, яшь китап сөючеләр һәм аларның әти-әниләре өйләренә үзләренә ошаган китапны алып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: