«Эко-Креатив: табигатьне кайгырту» гаилә фестивале (0+)

29 һәм 30 ноябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын тормышка ашыру кысаларында оештырылган «Эко-Креатив: табигатьне кайгырту» дигән гаилә фестивале узды.
Фестиваль балалар һәм өлкәннәрне экологик агартуга юнәлдерелгән бергәләп иҗат итү һәм өйрәнү өчен берләштерүче онытылмас бер вакыйгага әйләнде. Программа үз эченә бик күп кызыклы һәм танып белү чараларын алды. 
«Түбән Кама» Милли паркы хезмәткәре А.Т.Жукованың «Милли парк – милләт горурлыгы» лекциясеннән катнашучылар табигатьне һәм экосистемаларны саклауда милли паркларның әһәмияте, шулай ук бу урыннарның ничек итеп мәдәни мираска әйләнүе турында белде. 

Ачамова Р. Ш. – Экология һәм табигатьне саклау музее җитәкчесе,

үзенең «Кама буе экологиясенең хәзерге заман проблемалары» дигән лекциясендә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Чаллы җирле бүлеге «Беренчеләр яшьләре» проекты балалары белән бергә төбәктә килеп чыгучы актуаль экологик сораулар буенча фикер алышты һәм аларны чишү юлларын тәкъдим итте.

экофестиваль
_d1rXqP4U78
0vQcrNa-de4
i3Yfkej-ogE
Ob7OXyr4sBs
oIyfs4-O2Ms
PpZva2BSmhY
rEH-o3mYFKs
xv72V16nCtk

4 нче санлы Балалар экологик-биологик үзәге җитәкчесе Товма В. И. үзенең  «Экогадәтләр. Табигать ресурсларын безнең өчен, безнең балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен саклау» лекциясендә балаларга көндәлек тормышта экологик гадәтләрне булдыруның әһәмияте турында сөйләде һәм төрле материаллардан эшләнгән кошлар өчен җимлекләрне ясауның мөмкин булган төрләрен һәм формаларын күрсәтте. Чара кунаклары «Мини-зоопарк»та тәкъдим ителгән хайваннар белән танышты, теләге булганнар аларны кулларына тотып карый һәм сыйпый алды. 

Фестивальгә килүчеләр икенчел материалдан тегелгән киемнәрне күрсәтүне бик ошатып карады. Әлеге икенчел материал кулланып башкарылган креатив киемнәрне балалар үзләренең әти-әниләре белән бергә ясады һәм күрсәтте. 
«Кызыклы химия» шоуында күренмәс каралар һәм химик светофор белән экспериментлар; урманда үз-үзеңне тоту һәм табигать белән мөнәсәбәт кагыйдәләренә багышланган «Урман аланында Урман хуҗасы һәм җәнлекләр»  курчак спектаклен кую; «Җиде диңгез» курчак камера театры башкаруында чисталык һәм табигатьне кайгыртуның мөһимлеге турында мавыктыргыч итеп сөйләүче «Петя Пычракта кунакта» интерактив спектакле аеруча зур кызыксыну тудырды.
Зур курчаклар Җирән мәче һәм куяннар чараны тагын да бизәде, алар балалар белән бик теләп фотога төште һәм «Чүпләмә, ә иҗат ит» бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләде.
«Яшел ГТО тапшырабыз» командалы уенында катнашучылар экология белән бәйле сорауларга җавап бирде, әйләнә-тирә мохитне саклауның әһәмияте турында күп мәгълүмат алды.  
Балалар мастер-классларда үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алды, икенчел материалдан «Ябалак» арт-объектын ясады. «Китап битләрендәге җәнлекләр һәм кошлар дөньясы» мастер-классында балалар урманда яшәүче төлке рәсемен ясарга өйрәнде. 
Фестивальне үткәрү көннәрендә «Яшел китап битләре», «Кызыл китап эзләреннән», «Эко-уку» дигән китап күргәзмәләре, шулай ук «Чүпләмә, ә иҗат ит» икенчел материалдан кул эшләнмәләре шәһәр бәйгесе эшләре күргәзмәсе эшләде. Чарага килүчеләр сувенир әйберләр күргәзмә-ярминкәсе белән таныша һәм интеллектуаль өстәл уеннарында катнаша алды. 
«Эко-Креатив: табигатьне кайгырту» фестивале гаиләләрне берләштерүче һәм экологик аңны арттырырга ярдәм итүче чара булды. Катнашучылар яңа белемнәр генә алып калмады, иҗади яктан үзләрен күрсәтте, бу исә барлык катнашучылар өчен дә фестивальне онытылмас чарага әверелдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: