«Тарихка Билгесез исеме белән кереп калган» музыкаль-шигъри хәтер кичәсе (12+)

3 декабрь – Билгесез Солдат көне. Бу россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул 2014 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көн илебез һәм аннан читтәге территорияләрдә барган сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган совет һәм россия сугышчылары истәлеген мәңгеләштерергә чакыра.

прорп
13ф. неизвестный солдат
13ф. неизвестный солдат 1
13ф. неизвестный солдат 2
13ф. неизвестный солдат 3

Чарада катнашучылар кайчандыр сугыш барган, хәзер һәйкәлләр һәм обелисклар торган урыннар буйлап видео-экскурсия кылды, Мәскәүдәге «Билгесез Солдат кабере» мемориаль ансамбле, «Хәтер вахтасы» эзләү отрядлары эше турында белде, аларның совет солдатлары калдыкларын табулары һәм медальоннары буенча танулары турында видеоматериалларны карады. «Билгесез солдат» интерактив уенында катнаштылар. Чара Билгесез Солдатка багышланган Михаил Дудинның «И нет безымянных солдат», Эдуард Асадовның «Могила неизвестного солдата» һ.б. шигырьләрне уку белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: