«Мин тормышны сайлыйм» мәгълүмат десанты (16+)

2 декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә студентлар өчен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Мин тормышны сайлыйм» дигән мәгълүмат десанты үтте. 
Китапханәче Халыкара СПИДка каршы көрәш көне һәм аның символы булган кызыл тасмачык, ВИЧ-инфекциянең нәрсә аңлатуы, ВИЧ белән зарарлану юллары һәм инфекция алу мөмкинлекләре, кисәтү чаралары белән таныштырды. Чыгыш презентация һәм «ВИЧ турында нәрсә белергә кирәк» дигән видеороликны карау белән үрелеп барды.

еншгк6ш
1
3
2

Социаль ролик караганнан соң, алган белемнәрен ныгыту өчен яшьләргә куркыныч вирус, аның билгеләре, күчү юллары һәм кисәтү турында сораулардан торган викторинада үз белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: