«Әниләрдә безнең юл башы» фольклор кичәсе (6+)

29 ноябрь көнне «Милли бәйрәмнәр» милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалар» шәһәр проекты кысаларында  12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Әниләрдә безнең юл башы» дигән фольклор кичә уздырды. Чара Әниләр көненә һәм бала туу белән бәйле татар йолаларына – исем кушу, бәби ашы, бәби туе, бәби мунчасы һ.б. ларга багышланды. Шулай ук укучылар бала тирбәтү өчен түшәмгә эленгән җайланма – бишекнең төрле төрләре белән танышты, аны әзерләү, беренче тапкыр бишеккә баланы салу һәм тирбәтү белән бәйле кагыйдәләр турында белде. 

авриаир
1
3
5
6
7
10

Кичә дәвамында балалар башкаруында шигырьләр һәм бишек җырлары яңгырады. Татар бишеге, милли кием, татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары күренешләре белән фотолардан торган электрон презентация күрсәтелде. «Милли тәрбия нигезләре» дигән тематик иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда татар балалар фольклоры үрнәкләре тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: