Китапханә тәҗрибәсе: Үзәк китапханәдә «озайтылган көн» (6+)

Безне әйләндереп алган дөнья даими үзгәрештә, тормыш үзе дә үзгәрә. Бүгенге көндә «Балалар ни өчен китап укымый?» дигән сорау җитди фәнни тикшеренүләр предметы да, китапханәчеләр, укытучылар һәм әти-әниләрнең җитди проблемасы да булып тора. Ә җәмгыятьтә китапка карата кызыксыну кимүнең куркыныч тенденциясе үсә.
Үзәк китапханәнең балалар белән массакүләм эш бүлеге хезмәткәрләре балаларны китапханәгә җәлеп итү, уен һәм китап, укучының китапханәче белән тыгыз аралашуы аша мәктәптән соңгы вакытны оештыру өчен үз эшләренә «Китапханәдә озайтылган көн»не кушарга булды. 
Эшнең нигезендә баланың шәхси сыйфатларын үстерүгә, аның сәнгатьчә сәләтләрен ачу һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иҗади һәм интеллектуаль дәресләр һәм уеннар ята. Балалар анда дәресләр әзерләү белән бергә китапханәдәге яңа китаплар белән таныша ала. Китапханәчеләр уздырган мастер-классларда исә үзләренең иҗади сәләтләрен ачалар. 

ВПТОПВТ
громкие чтения
игралка 2
игралка
мастер класс
мастерская опытов
сложный вопрос
читалка
читалка-игралка
читальная полка 2

Безнең китапханәдә озайтылган көн берничә зонадан тора:
«Өй эше» – тыныч зона, анда балалар дәрес әзерли ала. Ә монда дәрес әзерләү үзе бер рәхәт, чөнки теләсә кайсы энциклопедияне кулланырга, китапханәчегә сорау бирергә, материалны бастырып чыгарырга һ.б. мөмкин.
«Уеннар+» – көн саен уйнарга мөмкин уеннар мәйданчыгы. 
«Хобби-Микс» арт-студиясе – иҗат зонасы, анда төрле мастер-класслар һәм иҗади күргәзмәләр уза.
«Әкиятләр бүлмәсе» – уенлы уку студиясе, анда балалар шигырьләрне һәм чәчмә әсәрләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнә, шулай ук курчак театры белән таныша. Яшь актерлар бик теләп сәхнәләштерүдә катнашып, сөйләм телен, иҗади күзаллавын үстерә, сәнгатьчә образга керергә өйрәнә. Бу дәресләр балаларда шатлык, яхшы кәеф тудыра һәм дустанә рух булдыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: