«Әниемнең назлы күзләре» әдәби кичә (18+)

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне үзенә бер аерым урын алып тора. Бу беркемне дә битараф калдырмый торган бәйрәм. Бу көнне балаларга мәхәббәт, наз, мәрхәмәтлелекләрен һәм сөюен бүләк итүче барлык Аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 

аи
smart
smart
smart

21 ноябрьдә 1 нче санлы китапханә әлеге бәйрәм кысаларында «Әниемнең назлы күзләре» дигән әдәби кичә үткәрде. Чарада клуб әгъзалары электрон презентация ярдәмендә Әниләр көнен бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре белән танышты. Кунаклар әниләр турында матур шигырьләр, җырлар ишетте. Катнашучыларга үзләренең котлавын «Лира» иҗат төркеме бүләк итте: җитәкчесе шагыйрь Баглаева Г.А. һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, автор башкаручы Гыйльметдинова А. М.. Чара азагында катнашучыларга үз әниләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Чарага «Җир йөзендәге бар нәрсә әниләр кулыннан» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: