«Җир йөзендәге иң күңелле язучы» әдәби сәгате (6+)

Ноябрьдә Николай Носовның тууына 116 ел һәм аның «Приключения Незнайки и его друзей» китабының беренче басмасына 70 ел тулды. Носовны барлык заманнарның иң талантлы балалар язучыларының берсе дип саныйлар. «Живая шляпа», «Огурцы», «Фантазеры» кызык хикәяләрнең геройларын һәр бала белә. 13 нче санлы китапханәгә килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар Николай Носов китаплары битләре буйлап сәяхәт кылды һәм аның тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Балалар аның балачакта шахматлар белән мавыгуы һәм бу уенга мәхәббәтен гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклавы турында белде. Яшь укучылар «Рифмалар» уены уйнады, «В траве сидел кузнечик» җырын бергәләп җырлады һәм «Живая шляпа» хикәясен төркемдә укулары турында сөйләде. 
Чара азагында балалар Николай Носов әсәре буенча «Бобик в гостях у Барбоса» мультфильмын карады.

Поделиться: