«Остеопороз – гасыр чире» табиб белән очрашу (18+)

18 ноябрь көнне «Сәламәтлек» клубы кысаларында ТРның атказанган табибы, «Танар» клиникасының баш табибы урынбасары Зотов Александр Николаевич белән «Остеопороз – гасыр чире» дигән темага очрашу узды. Табиб әлеге авыруның элегрәк заманнарда өлкәннәргә хас беренче билгеләре еш кына 30-35 яшьтә үк күренә башлавын билгеләп үтте.   

остеопороз
зотов1
зотов3
зотов — копия

Александр Николаевич бу чирнең билгеләре, сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, шулай ук бу авыруны китереп чыгармас өчен нишләргә кирәклеге турында аңлатты. Сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану буенча киңәшләр бирелде, остеопорозны кисәтүнең нәтиҗәле чарасы буларак махсус дәвалау гимнастикасы комплексы күрсәтелде. Очрашу барышында чарада катнашучылар үззләре дә әлеге тема буенча күп сораулар бирде һәм төгәл, җентекле җаваплар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: