«Толерантлык көне – һәркөнне» аралашу сәгате (12+)

15 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, Халыкара толерантлык көне кысаларында, «Толерантлык көне – һәркөнне» дигән аралашу сәгате уздырды.

xfc j,otybz njkthfyn
23ф. Час общения «День толерантности – каждый день» (2)
23ф. Час общения «День толерантности – каждый день» (1)
23ф. Час общения «День толерантности – каждый день» (3)

Чара башында китапханә хезмәткәрләре электрон презентация ярдәмендә балаларны «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырды, толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары: бер-береңне, төрле халыкларның йолалары, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятен хөрмәт итү турында сөйләде. 
Алга таба, балалар китапханәче белән бергә символик «Толерантлык агачы» ясады, аның һәр битенә толерантлы шәхескә хас сыйфатны язды. Чара азагында укучылар, кечкенә генә тест үтеп, үзләренең никадәр толерантлы булуын тикшереп карый алды. 
Чара барышында толерантлыкның бөтен дөньяда тынычлык хакимлек итүнең төп шарты булуы турында нәтиҗә ясалды. Катнашучылар игътибарына «Яңа, игелекле дөньяга» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: