«Чүпкә – юк!» эко-сәгате (6+)

15 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Яшь китап сөючеләр» кызыксынулар буенча клуб әгъзалары өчен «Чүпкә – юк!» дип аталган эко-сәгать уздырды.

мс итямпвт
(1)IMG_2716
(2)IMG_2723

Эко-сәгать кече шәһәрләрдәге нәкъ менә бүген актуаль булган пычрану мәсьәләләренә, шулай ук чүпне икенчел эшкәртүнең нинди ысуллары булуы турында сорауларга багышланды. Китапханәче безне әйләндереп алган табигатьнең матурлыгы, аңа карата сакчыл мәнәсәбәттә булырга кирәклеге турында сөйләде, «Гаҗәеп табигать дөньясы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Балалар бик теләп «Экологик проблемалар», «Бочкадагы сораулар», «Җир планетасы», «Яшел аптека» кебек төрле хәрәкәтчән уеннар уйнады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: