«Әни булу – бөек сәнгать» тематик кичә (18+)

Әни – һәр кешенең күңеленә якын иң гүзәл сүз. 15 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында «Әни булу – бөек сәнгать» дигән тематик кичә узды. 

5312537545294342740
5312537545294342734
5312537545294342726
5312537545294342728
5312537545294342730
5312537545294342731
5312537545294342732

Тамашачылар, Ольга Макарова һәм Артём Ухандеев башкаруында җырларны тыңлап, иң җылы хисләр кичерде. Чаллы шагыйрьләре башкаруындагы шигырьләр аеруча дулкынландырды, чөнки аларның һәрберсе үз әнисе турында язган. Клуб әгъзалары да үз талантларын күрсәтте һәм кемдер үз иҗаты белән матур итеп чыгыш ясады, ә кемдер танылган авторлар иҗатын искә төшерде. Кичә бик җылы рухта узды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: