«Толерантлык – җәмгыятьнең иминлегенә ачкыч» актуаль сөйләшү (16+)

14 ноябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Толерантлык – җәмгыятьнең иминлегенә ачкыч» дигән актуаль сөйләшү узды.
Китапханәче студентларны «толерантлык» төшенчәсе белән таныштырды, аларга толерантлы шәхесләрнең бер-берсен, төрле халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итү кебек төп сыйфатларга ия булуы турында сөйләде. 

ырыер
27aeba8e-94f5-41c1-b2e2-e0778dc68489
0605fa3b-e21f-4653-aff3-9a935858db9e
853e8e6c-e5d2-46c6-ba33-85d031f77231
b95d5240-98a0-4a28-991a-aa121f364a15
d78f0fc8-1865-4962-bbc2-182eb2530862

Актуаль сөйләшү барышында толерантлык күрсәтү – кешеләрнең тышкы яктан, хәл-торышы, кызыксынулары белән бер-берсеннән аерылып торуын һәм дөньяда үз үзенчәлеген саклап яшәргә хокуклы булуын кабул итү ул, дигән нәтиҗә ясады. 
«Без нәрсә белән охшаш?», «Тылсымлы кул» уеннары үткәрелде, «Дөньяда башкалар белән дус-тату яшәү» видеоязмасын карадылар.
«Яхшы теләкләр кояшы» китапханәдә узган чараның йомгаклау өлеше булды, ул игелек, сабырлык, хөрмәт хисләрен символлаштыручы нурларын «чәчә» башлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: