«Сугыш буйлап кызлар үтте» телдән журнал (12+)

14 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Җиңүнең әдәби истәлеге» программасы кысаларында оештырылган чарага чакырды.
Чарада катнашучылар китапханәче белән берлектә Бөек Ватан сугышы вакытында Туган ил өчен көрәштә гомерләрен биргән кыю кызлар – Зоя Космодемьянская һәм Лиза Чайкина тормышы битләрен ачты.

вптивпт
10ф. Устный журнал «Шли девчата по войне».
10ф. Устный журнал «Шли девчата по войне»
10ф. Устный журнал «Шли девчата по войне». Участники мероприятия

Китапханәче укучыларга батырлыклары совет халкының бик күп буыннары өчен фидакарьлек һәм батырлык үрнәге булган партизан кызларның кыска, әмма онытылмас тормышы турында сөйләде. Алар туры үлемгә баруларын белсә дә, башкача булдыра алмыйлар. Кызлар рәхимсез җәзалаулар вакытында да үз иптәшләрен дә, партизан отрядларының урнашкан урынын да сатмый. Аларга үлгәннән соң Советлар Союзы Геройлары исеме бирелә.
Чыгыш партизан кызларның тормышы һәм батырлыгына багышланган документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр кулланылган электрон презентация белән үрелеп барды. Шулай ук балаларны геройларга багышланган әдәбият белән таныштырдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: