Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

DSC09184
DSC02702
DSC02707

22 нче февраль көнне 11 нче китапханәдә 6 нчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган  «Халкымның күңел байлыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәнең максаты – татар халык авыз иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт уяту.

Кичә «Туган тел» җыры белән башланып китте. Балалар татар халык авыз иҗаты, аңа кергән жанрлар белән таныштылар. Кичәдә аеруча  җырларга зур игътибар бирелде һәм татар халык җырларына багышланган презентация күрсәтелде.

Татар халык җырларын дүрт төркемгә: йола һәм уен-бию җырлары, тарихи җырлар, лирик җырлар, кыска җырларга бүлеп, балалар халыкның олы ихтирамын яулаган җырчылар башкаруында һәрбер темага җырлар тыңладылар, фикер алыштылар. Уен җырлары аларны дәртләндереп җибәрсә, тарихи җырларның тарихын да белү балаларда горурлык, соклану хисләре уятты. Җырлар һәм күренекле җырчылар турында мәгълүматлар тупланган китаплардан торган күргәзмә укучыларда зур кызыксыну уятты.

Җырлы-моңлы әдәби кичәбез укучылар күңеленә бик хуш килде. Кичәбезне: «Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр» – дигән Габдулла Тукай сүзләре белән тәмамладык.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: