«Сәламәтлек, яшьлек, уңыш» актуаль сөйләшү сәгате (16+)

13 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» дигән шәһәркүләм наркотикларга каршы акция кысаларында «Сәламәтлек, яшьлек, уңыш» дигән актуаль сөйләшү сәгате узды. Яшь буын вәкилләре «Яшь һәм сәламәт булу җиңелме?» дигән сорауга җавап табарга тиеш булды. Тәкъдим ителгән тормышта очрарга мөмкин булган хәлләр ярдәмендә, максатларына ирешү өчен эшләргә тиешле гамәлләр формуласын төзергә тырыштылар. Әлеге тема һәр кешегә проблеманы аңларга һәм нинди тормыш рәвеше алып барырга икәнлеген сайларга мөмкинлек бирә. Сәламәтлек – һәркемнең бәяләп бетергесез байлыгы һәм һәр кешегә көчле булу, хәрәкәтчәнлекне, дәрт-дәрманны, энергияне мөмкин кадәр озаграк саклау һәм озын гомерле булу теләге хас. 

лорми
IMG_9907
IMG_9909
IMG_20241113_133301_832
IMG_20241113_133336_768
IMG-20241113-WA0014

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: