«Бәхетле Простоквашино» мультимедиа сәгате (0+)

13 ноябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проектын тормышка ашыру кысаларында, яшь укучылар өчен «Бәхетле Простоквашино» мультимедиа сәгате уздырды. 

еогпоавп
(1)2473e76c-a038-48bf-be1d-381519f4cde2
(2)70050bcf-86d1-45ac-8cb3-34390d91dee7
(3)4fd458b6-798c-4c57-ba4e-36aaf15df05c
(4)453133bb-ea5d-4361-a862-ce84da1851cf

Чара башында видеопрезентация ярдәмендә китапханәче балаларны язучы биографиясе һәм барыбыз да яраткан «Дядя Федор, пес и кот», «Крокодил Гена и его друзья» әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырды. Укучылар «Бел әле» викторинасында катнашты, Э. Успенский шигырьләрен тыңлады, «Успенскийның тату гаиләсе» китап күргәзмәсе белән танышты. «Трое из Простоквашино» мультфильмыннан өзекне бик теләп карадылар. Очрашу «Крокодил Гена и его друзья» мультфильмыннан «Голубой вагон» җырын башкару белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: