«Зур этнографик диктант – 2024» Бөтенроссия агарту акциясе

7 ноябрь көнне Чаллы шәһәр үзәк китапханәсе «Зур этнографик диктант – 2024» Бөтенроссия агарту акциясенә кушылды һәм Диктантны офлайн форматта язу өчен мәйданчык булды. 
Диктантта 35 кеше катнашты. 45 минут дәвамында катнашучылар Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыручы, шулай ук этнокультура ягыннан белем дәрәҗәсенә бәя бирергә мөмкинлек тудыручы Диктант сорауларына җавап бирде. 

эд
эд1
эд2
эд3
эд4

Диктант биремнәренә дөрес җаваплар Диктантның сайтында 2024 елның 13 ноябренә кадәр басылып чыгачак. 
Тулырак www.miretno.ru https://vk.com/miretno.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: