Шәһәр үзәк китапханәсендә «Сәнгать төне» (0+)

2 ноябрь көнне Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе, шәһәрдәшләргә матур хис-кичерешләр һәм иҗади рух белән тулы онытылмас кичә бүләк итеп, «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенең тылсымлы атмосферасына кереп чумды. 
Бәйрәм марафоны  «Семь морей» камера курчак театрының «Күңелле клоун» интерактив спектакле белән ачылды, ул тамашачыларга – өлкәннәргә дә, балаларга бик күп уңай тәэсирләр бүләк итте. 

IMG_3340
IMG_3387
IMG_3389
IMG_3402
IMG_3420
IMG_3432
IMG_3439
IMG_3440
кубики
мульти
танец

Кече картиналар галереясында рәссамнар нәселе, ТР рәссамнар берлеге әгъзалары Мария Фадеева (Чаллы), Николай һәм Ольга Фадеевлар (Менделеев), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы Наталья Фадееваларның (Түбән Кама) күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Төрле техника һәм стильләрдә башкарылган эшләрдән торучы бай экспозиция үзенең күптөрлелеге һәм сәнгатьчә тирәнлеге белән сокландырды. 
Әкияти могҗиза рухында Эшләпәле кичә узды: үзенчәлекле эшләпәләр киеп йөрү, фантазияләр һәм иҗат дөньясына алып кереп китеп, балалар һәм өлкәннәрне берләштерде.
Бөтен китапханә буенча иҗади рух хакимлек итте: декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар бар яшьтәге катнашучылар арасында бик популяр булды. «Минем белән бие!» дәртле музыкаль твистеры бию тәҗрибәсе һәм пары булу-булмауга карамастан, теләге булган барлык кешене дә яүшы кәеф белән уртаклашырга һәм уңай бию энергиясе тупларга чакырды. 

танец
мульти
кубики
IMG_3440
IMG_3439
IMG_3432
IMG_3420
IMG_3402
IMG_3389
IMG_3387

Әдәбият тарихы музеенда кунаклар бик теләп күргәзмәдәге киемнәрне киеп карады, ә Чаллының мәдәни мирасына багышланган күргәзмә зур кызыксыну уятты. Абонемент бүлегендә чарага килүчеләр зур мавыгу белән «Танграм» башваткычының табышмакларын чиште, аларның элементларыннан кызык җәнлек фигуралары ясады.
«Не Элен и ребята» кавер-төркеме популяр хитлардан торган  музыкаль программасы белән чараны дәвам итте, барысын да үзенең чыгышы белән тәэсирләндерде. Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә «Мультпарад» узды: балалар бик теләп яраткан мультфильмнарын карады һәм күңелле викториналарда катнашты. 
Шәһәр үзәк китапханәсендә узган «Сәнгать төне» чын гаилә бәйрәменә әйләнде, ул шәһәрдәшләргә шатлык, белемнәр һәм онытылмас хис-кичерешләр кичәсе бүләк итте. Катнашучыларның рәхмәт сүзләре – әлеге чараның уңышлы узуына иң яхшы дәлил. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: