«Җәлил укулары» VII Халыкара нәфис сүз осталары әдәби бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 15 октября по 10 ноября

«Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Җәлил укулары» VII Халыкара нәфис сүз осталары әдәби бәйгесе уздыра.

Бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала. 

 

Бәйге номинацияләре:

«М.Җәлил татар телендә»;
«М.Җәлил рус телендә»;
«ҖәлилД дөнья халыклары телләрендә»;
«Фронтовик язучылар»;
«Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив башкару»;
«Профессиональ башкаручылар»;
«Җәлилчеләр»;
«М.Җәлил шигырьләренә җырлар».

Бәйге өч этапта уздырыла:

Гаризаларны һәм бәйге материалларын җыю 2024 елның 15 октябреннән 10 ноябренә кадәр (кертеп).
1 нче этап – сайлап алу 2024 елның 11 ноябреннән 21 ноябренә кадәр: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларны Нигезләмәгә туры килүенә һәм комплектлылык (читтән торып) беренчел бәя бирә;
2 нче этап – 2024 елның 22 ноябреннән 10 декабренә кадәр: жюри катнашучыларның эшләрен бәяоләү критерийлары буенча бәяли һәм баллар чыгара, шуның нигезендә Бәйгенең финалчылары билгеләнә (читтән торып);
3 нче этап – финал: 2024 елның 15-25 декабре, ул Бәйгенең оештыру комитеты тарафыннан жюри әгъзалары катнашында онлайн-режимда уздырыла (катнашучыларның видео буенча чыгышларын карау).

Катнашучы сертификаты автомат рәвештә гариза тутырганда формалаша. Приз алучылар һәм Финал җиңүчеләре Бәйгенең Казанда 2025 елның февралендә узачак Гала-концертка чакырыла.  

Бәйгенең электрон почтасы: congress.jalil.uku@yandex.ru
Телефон: +7(843)236-59-16.

Катнашучылар ЭЛЕКТРОН гаризаны түбәндәге сайтта тутыра https://tatar-congress.org/turynda/kongress-proektlary/vii-concurs-jaleel/?ysclid=m2yqb7pxz7873779872 .

Гаризаны тутыру өчен алдан документлар пакетына Сылтаманы әзерләп куярга кирәк:

видеоролик,
PDF/фото форматында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (Кушымта №1),  
«Җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар өчен WORD форматында әсәрнең тексты.

Гаризаны тутырырга кирәкле юллар:

  1. Төбәк;
  2. Торак пункт;
  3. Катнашучының ФИО (сертификатта автомат рәвештә килеп чыга);
  4. Номинация;
  5. Яшь категориясе;
  6. Башкару теле;
  7. Әсәрнең исеме;
  8. Уку/эш урыны;
  9. Укучылар өчен педагог ФИОсы / булмаса “–”  куела);
  10. Элемтә өчен телефон;
  11. Эл.почта;

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: