«Хайваннар дөньясында» интерактив уены (6+)

4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. 29 октябрьдә, каникуллар вакытында, башлангыч сыйныф укучылары, хайваннар дөньясы турында белемнәрен күрсәтер өчен,  13 нче санлы китапханәгә килде. 
Ә сез Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең тәүге тапкыр 1931 елда билгеләп үтелә башлавын беләсезме? Бу – юкка чыга баручы хайван төрләренең ярдәмгә мохтаҗ хәленә игътибарны юнәлтү ысулы. 

мчисяфаврфв
13 ф. 30.10.24. В мире животных фото 1
13 ф. 30.10.24. В мире животных фото 2
13 ф. 30.10.24. В мире животных фото 3

Уенда «Кыргый хайваннар», «Йорт хайваннары», «Кошлар», «Бөҗәкләр», «Балыклар» дигән 5 блок булды. Аларның һәркайсында 10 сорау бар иде. Катнашучыларның бурычы сорауларга дөрес җавап бирү иде. Балалар йорт хайваннары турындагы сорауларга аеруча җиңеллек белән җавап бирде, кош тавышларын таныйлар, әмма барысы да белмәде. Ә менә балыклар һәм бөҗәкләр турында сорауларга җавапларда төгәлсезлекләр күп булды. Интерактив уен барышында балалар бик күп яңа мәгълүмат белде, вакытларын файдалы итеп үткәрде һәм илебезнең хайваннар дөньясын өйрәнүне дәвам итәргә сүз бирде. Чөнки ул бик тә кызыклы!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: