«Мультландиягә сәяхәт» әкиятләр көне (6+)

29 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Мультландиягә сәяхәт» дигән әкиятләр көне узды. Балалар китапханәче белән бергә балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан мультфильмнарның барлык геройлары яши торган Мультландия иленә сәяхәткә юл тотты. Мавыктыргычрак булсын өчен, бу илдә яшәүчеләр сәяхәтчеләр өчен кызыклы биремнәр әзерләгән иде. 

ачпьч а
IMG_20241029_091429_019
IMG_20241029_093159_768
IMG_20241029_093241_833
IMG_20241029_094229_483
IMG_20241029_100940_997
IMG_20241029_104101_739
IMG_20241029_105555_226

Балалар сүз белән тасвирлаган буенча яраткан геройларын таныды, табышмаклар чиште, мультвикторинада катнашты, әкият персонажларын санап чыкты, югалган әйберләрне эзләде. «Кадр буенча танып бел» биремендә алар бер авырлыксыз китапханәче күрсәткән сценаның кайсы мультфильмнан икәнен белде. Аеруча балаларга җырлар буенча мультфильмнарны тану бик ошады, барысы да бик теләп яраткан геройларына кушылып җырлады. Яшь укучылар барлык биремнәрне «бик яхшы»га башкарып чыкты. Чара азагында балалар   «Ну погоди!» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: