«Кабатланмас туган телем» мәгълүмәт көне
20
Февраль 2016
Saturday
20нче февраль көнне Яр Чаллы педагогия көллиятендә 17нче филиал китапханәсе «Кабатланмас туган телем» дип аталган мәгълүмәт көне үткәрде. Бу чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Мәгълүмәт көне программасы үз эченә «Татар телен беләсеңме?» дип аталган әңгәмәне, «Мәкальне дәвам ит», «Каенеш каеништән ни белән аерыла?» дигән викториналарны, «Исемең матур, кемнәр куйган?» уенын алган иде. «Безнең ярдәмчеләр» дигән китап күзәтүе студентларны сүзлек һәм белешмәлекләр белән таныштырды, татар җырлары төрле милләт артистлары башкаруында аудиоязмалардан тыңланды. Мәгълүмәт көне Г. Тукайның «И туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. |