«Хуш исле икмәк турында хикәят» ипи көне (6+)

28, 29 октябрьләдә Үзәк балалар модель китапханәсендә ел саен октябрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья икмәк көненә багышланган «Хуш исле икмәк турында хикәят» дигән ипи көне үтте. 
Китапханәче балаларга икмәкнең кеше өстәленә бик күптәннән килүе, борынгы заманнарда аның башта гадәти кабартма булуы турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар безнең заманда комбинатларда ипи ризыкларының ничек әзерләнүен күрде һәм икмәк тәмле булсын өчен, аны пешергәндә никадәр күп шартларны үтәргә кирәклеге турында белде. Командалы уенда катнаштылар, ул ипи пешерү эшендә нинди һөнәрләр – кырда сукалаучыдан алып пешекчегә кадәр кирәк булуын күрсәтте. 

ави
IMG-20241029-WA0006
IMG20240920121711
IMG20240920122812
IMG20240920123719
IMG20240920124624

Балалар китапханәче һәм пешекче-кунак белән «Икмәкнең кадерен белегез» мультфильмы героеның ипине сатып алганда һәм саклаганда җибәргән хаталары турында фикер алышты, икмәккә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. 
Ипи көне «Легкий хлеб» гыйбрәтле мультфильмын карау һәм балаларны күмәч һәм икмәк ризыклары белән сыйлау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: