«Җырлап ачыла күңел» әдәби-музыкаль композиция (+12)

25 октябрь көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен танылган эстрада җырчысы Гөлназ Закирова белән «Җырлап ачыла күңел» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрде. 

акклщд
1729852105760
1729852135664
1729853170080
1729853182227
IMG-20241025-WA0003
IMG-20241025-WA0010

Электрон презентация ярдәмендә укучылар музыка, музыкаль тамашаларның никадәр күптөрле була алуы турында белде, шулай ук артистлар һәм композиторлар турында мәгълүмат алды.     
Чара барышында Гөлназ Закирова үзенең иҗаты, әлеге һөнәр ияләренең авыр хезмәте белән таныштырды, иҗат юлының башы турында сөйләде, җыр сәнгате серләре белән уртаклашты, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Җырчы башкаруында җырлар яңгырады. 
Очрашу азагында чараның кунагы үсеп килүче буынга үзенең җылы һәм изге теләкләрен җиткерде. Укучылар очрашудан бик канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: