«Безне һәлак итүче, яки тәмәке төбендәге Агу» дәрес-кисәтү (12+)

25 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын дәрес-кисәтүгә  чакырды.

урокпредостережение
10ф. Урок-предостережение «Что губит нас, или Яд на конце сигареты». Борьба с курениемв СССР
10ф. Урок-предостережение «Что губит нас, или Яд на конце сигареты». Вот они – легкие курильщика
10ф. Урок-предостережение «Что губит нас, или Яд на конце сигареты». Смотрим «Ералаш»
10ф. Урок-предостережение «Что губит нас, или Яд на конце сигареты»

Чара башында китапханәче слайд-презентация ярдәмендә укучыларны тәмәкенең килеп чыгу тарихы белән таныштырды һәм, дөнья буйлап тәмәкенең таралу юллары турында тарихи белешмә биреп, дөньяда күпме кеше әлеге зарарлы гадәттән интегүе һәм һәлак булуы турында мәгълүмат җиткерде.  
Әңгәмә барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның тартучының үз организмына гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә начар тәэсир итүе турында фикер алышты. Укучыларга тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм никадәр күптөрле агулардан торуы турында сөйләнде. Шулай ук алар «җиңел» дип аталучы тәмәкеләрнең чынлыкта булмавы һәм аларның барысы да, җитештерүченең фирмасы һәм маркасына карамастан, бер үк төрле зарар китерүе турында белде. 
Чара азагында катнашучылар «Без тәмәке тарту турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирде һәм «Ералаш» балалар киножурналының чара темасы буенча чыгарылышларын карады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: