«Гасырларда дан казанган Санкт-Петербург» танып белү сәгате (12+)

23 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Россия калалары: серләр, маршрутлар, тарих» программасы кысаларында «Гасырларда дан казанган Санкт-Петербург» дигән танып белү сәгате узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Нева елагсы буенда иң матур һәм әһәмиятле шәһәргә нигез салыну тарихын белде, аның символлары, тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышты. 

дшпшд
IMG_9736
IMG_9741
IMG_9745
IMG_9747
Алып баручы мавыктыргыч һәм аңлаешлы итеп Санкт-Петербургның бай үткәне, аның архитектура шедеврлары, танылган кешеләре һәм мөһим тарихи вакыйгалары турында сөйләде. Виртуаль видео экскурсия кылып, балалар Эрмитаж, Кунсткамера, Петропавлов кирмәне һәм Нева проспекты кебек уникаль күренекле урыннары турында белде. Презентацияләр, мультимедиа материаллары һәм күрсәтелгән фотолар Россиянең төньяк башкаласы турында күзаллаулар булдырырга ярдәм итте, Петербург мәйданнарының, күперләренең һәм каналларының матурлыгын ачып салды. Китапханәче Петербург һәм аның атмосферасы турында язган А. С. Пушкин, А. Ахматова, О. Берггольц әсәрләреннән өзекләрне укып үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: