Китапханәдә сәнгать төне (0+)

2 ноябрь көнне Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе барлык яшьтәге чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясенең бер өлеше булырга чакыра. 
16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр чарага килүчеләрне үз эченә бик куп мавыктыргыч чараларны алган бай программа көтә. 
Акция кысаларында талантлы рәссамнар, ТР рәссамнар берлеге әгъзалары Мария Фадеева (Чаллы), Николай һәм Ольга Фадеевлар (Менделеевск), РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы Наталья Фадееваның (Түбән Кама) күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. Рәссамнарның эшләре барлык сәнгать сөючеләрне рухландыра һәм куандыра. 
Яшь тамашачылар өчен «Семь морей» камера курчак театрының «Күңелле клоун» интерактив спектакле әзерләнде, ул бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәр. Могҗизалар илендәге эшләпәле кичәдә балалар һәм өлкәннәр, бизәкле эшләпәләр киеп йөрүдә, күңелле биюләрдә һәм фотоссесиядә катнашып, тылсым һәм иҗат рухына кереп чума алачак. 

Яшьләр «Не Элен и ребята» музыкаль төркеменең чыгышын карап, яхшы кәеф һәм матур хис-кичерешләр алачак.  
Шулай ук теләге булган һәркем «Иҗади салават күпере» мастер-классларында катнаша алачак, анда һәркем үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк һәм яңа нәрсәләргә өйрәнәчәк.
Кичегезне файдалы һәм кызыклы итеп уздыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Шәһәр үзәк китапханәсендә «Сәнгать төне» акциясенә кушылыгыз — бу шатлык-куанычлар һәм илһам белән тулы онытылмас вакыйга булачак!

Поделиться: