«Китапны һәм укуны популярлаштыруда заманча мәгълүмат технологияләре» түгәрәк өстәл (18+)

17 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә 3 елга кадәр эш тәҗрибәле махсус юнәлештәге белеме булмаган китапханәчеләр өчен «Китапны һәм укуны популярлаштыруда заманча мәгълүмат технологияләре» дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Очрашу «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында үтте.
Түгәрәк өстәл эше барышында китап һәм китап укуны алга этәрүнең заманча формаларына кагылышлы актуаль сораулар буенча чыгышлар тәкъдим ителде. Яңа буын һәм заманча технологияләр мәгълүмат киңлеген үзгәртә һәм китапханәләр белән укучының үзара мөнәсәбәтенә йогынты ясый. Бу укучылар белән эшләүдә үзгәрешләр кертүне һәм китапханәчеләрнең яңа технологияләрне үзләштерүен таләп итә. 
Үзәк балалар китапханәсенең бүлек (сектор) мөдире Титаренко Д.Н. «Яңа буын китапханәсе» дигән күзәтү экскурсиясе уздырды, аның барышында китапханәчеләр робот Робин һәм башка яңа җайланмалар, шулай ук кулланучыларга яңа буын китапханәсе күрсәтә торган хезмәтләр белән таныштырды. Диләрә Нәкыйп кызы «сенсорлы өстәл», «китап бирү станцияләре», «интерактив дивар»ны көндәлек эштә һәм, аларга интерактивлык элементлары өстәп, чаралар оештыруда куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. 

ггншолвае
1 Титаренко ДН
2 Титаренко ДН2
3 Ирусланова РА
4 Уршуляк АВ
5 Давыдова ЛМ
6 Бурганова РА
7 Общая
14 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Ирусланова Р. А. китапханәнең «ВКонтакте»дагы төркеме өчен контент булдыруда үзенең төрле видеоредакторларны куллану тәҗрибәсе турында сөйләде. Регина Алисовна үзе ясаган «Балалар журналлары», «Әни турында – яратып» китап күргәзмәсе», «Әбиләр һәм бабайлар турында балалар китаплары» һ.б. видеороликларны тәкъдим итте.
Китапка реклама ясауның мавыктыргыч формасы буларак буктрейлерлар ясау турында 15 нче санлы китапханә китапханәчесе Уршуляк А. В. сөйләде. Анастасия Владимировна китап мотивлары буенча кыска вакытлы видеороликны ясау эшенең һәр этабын аңлатты. Ул үзенең Ю. Германның «Дело, которому ты служишь» китабына ясалган буктрейлерын күрсәтте.
Давыдова Людмила Михайловна, Үзәк балалар китапханәсе библиографы, «Мобиль кушымта ярдәмендә китапханә афишалары ясау» дигән консультация уздырды. Ул мобиль җайланмада афишаларны ничек ясарга, ә аннан соң социаль челтәрләр яки электрон почта аша таратырга мөмкинлеге турында сөйләде. Бу китапханә чараларына күбрәк кешеләрне җәлеп итүдә һәм учреждениенең мәдәни тормышына карата кызыксыну уятуда ярдәм итә. 
Бурганова Р. А., шәһәр үзәк китапханәсе белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы библиографы, виртуаль китап күргәзмәләре ясау технологиясен җентекләп аңлатты. Резеда Әзгар кызы  PowerPoint программасында кайбер интерактив элементларны һәм «Чудо рубцовской поэзии» виртуаль күргәзмәсен ясаганда үзе кулланган мультимедиалы бизәү ысулларын күрсәтте.
Очрашуда тәкъдим ителгән ысуллар һәм идеяләрнең күптөрлелеге яшь китапханәчеләргә үз эшләрендә, укуны барлык яшьтәге укучылар өчен мавыктыргыч итеп, яңа технологияләрне уңышлы кулланырга мөмкинлек бирәчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: