Сәламәтлек ритмындагы тормыш (6+)

17 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Сәламәтлек ритмындагы тормыш» дигән сәламәтлек дәресе узды. Балалар сәламәтлекнең төп шартлары белән танышты һәм алып баручы белән бергә аны саклау белән бәйле сораулар буенча фикер алышты: мәсәлән, физкультура белән шөгыльләнү, дөрес һәм сәламәт туклану, көн режимын һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү.

ггпжггирмм
IMG_9582
IMG_9599
IMG_9616
IMG_9618
IMG_9622
IMG_9624
IMG_9627
IMG_9630

Чарада катнашучыларга «гигиена һәм витаминнар турында табышмакларны» чишү, «спорт сорауларына» җавап бирү, һава футболы уйнау, физминут уздыру һәм спорт викторинасы сорауларына җавап бирү бик кызыклы булды. Шулай ук балалар өчен сәламәт тормыш рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр яңгырады. Китапханәче белән берлектә укучылар балалар язучылары Корней Чуковскийныңо «Мойдодыр», «Федорино горе», Александр Волковның «Волшебник изумрудного города» әсәрләрен искә төшерде. Чара азагында китапханәче «Сәламәтлек серләре» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм яшь китап сөючеләргә һәрвакыт яхшы кәефтә булуларын һәм яшьтән үк сәламәтлекләрен саклауларын теләде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: