«Болар барысы да минем әтием турында» әдәби-күңел ачу программасы (6+)

15 октябрьдә 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Әтиләр көненә багышланган «Болар барысы да минем әтием турында» дигән әдәби-күңел ачу программасы уздырды. 

кпеп
IMG-20241016-WA0001
IMG-20241015-WA0022
IMG-20241015-WA0023
IMG-20241015-WA0024
IMG-20241015-WA0029
IMG-20241015-WA0019

Китапханәче программа кунакларын бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар әтиләренә котлау шигырьләре укыды һәм «Яхшы сүзләр» бәйгесендә аларга рәхмәтләрен белдерде. Программа барышында кызлар һәм малайлар әтиләре белән бергә «Без авиаконструкторлар» бәйгесендә очкычлар очыртты, «Әти – машина йөртүче» дигән күңелле эстафетада катнашты, «Серле» бәйгесендә табышмаклар чиште, «Бер сүз белән» һәм «Мәкальне дәвам ит» викториналарында әтиләрне тапкырлыкка тикшерде. Әтиләр балалары белән бергә «Әкиятләрдәге һөнәрләр» бәйгесендә әдәби геройларны искә төшерде һәм «Шалкан» әкиятен сәхнәләштергәндә үзләрен актерлар ролендә сынап карады. 
Әтиләргә багышланган бәйрәм чарасы бик кызыклы, актив килеп чыкты, шатлык-куанычларга һәм файдалы мәгълүматка бай булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: