«Михаил Лермонтов: рус җанлы мосафир» шигърият сәгате (12+)

15 октябрьдә танылган рус шагыйре  Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. 
10 нчы санлы китапханә «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» XII Халыкара акциясендә катнашу кысаларында мәктәп укучыларын шигърият сәгатенә чакырды. Чара барышында анда катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм тәрбия алуы, аның күпкырлы һәм сәләтле табигате, аның ничек итеп шигырьләр яза башлавы һәм Лермонтовның ничек дан казануы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алды. Чыгыш 2008 елгы «Из пламя и света» («Мишель Лермонтов») кинофильмыннан өзекләр кулланып ясалган матур һәм эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды.

ккерур
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою». Акция
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою». КВ
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою». Смотрим отрывки из кинофильма
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою». Читаем стихи.
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою». Читаем стихи
10ф. Час поэзии «Михаил Лермонтов странник с русскою душою»

Чарада «дөнья куып йөрткән мосафир» тормышының төрле чорларында язылган бик күп шигырьләр яңгырады. Бу «Родина», «Тучи», «Ангел», «Утес», «Смерть Поэта» һ.б. Шулай ук укучылар бик теләп шагыйрьнең «Парус» һәм «Выхожу один я на дорогу…» романсларын тыңлады.

#деньлермонтовскойпоэзии2024

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: