«Уку дигән ил бар!» экскурсияләр (6+)

15 октябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә яшь укучылар «Уку дигән ил бар!» исемле экскурсиядә булды. Китапханә хезмәткәрләре чарада катнашучыларны «китапханә», «китап фонды», «уку залы» кебек төшенчәләр белән таныштырды. Беренче сыйныфлылар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде. 

враовао
3ф. Экскурсия (3)
3ф. Экскурсия
3ф. Экскурсия (4)

Балалар почмагы бик күп хис-кичерешләр тудырды. Китапханәче балаларга китапларны ничек «дәваларга» кирәклеген аңлатты, киштәләрдә китапларның ничек пөхтә урнаштырылуына һәм һәр китапның үз бүлегендә торуына игътибар юнәлтте. Балалар бик теләп журналларны, кечкенә китапчыкларны, төрле темаларга энциклопедияләрне карады. Укучылар азарт белән танып белү викториналарында һәм уеннарында катнашты. Фотозона әзерләнгән иде, теләге булганнар яраткан китабы белән фотога төшә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: