«Күңелнең матур омтылышлары» шигъри бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 1 сентября - 7 ноября 2024

2024 елның көзендә Россиядә һәм Беларусиядә «Күңелнең матур омтылышлары» дигән шигъри бәйге узачак. Темасы — туган җиргә, якыннарга һәм туганнарга мәхәббәт турында шигърият. Гаризалар 19 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Катнашу өчен гаризалар шигырь укучылар һәм шагыйрьләрдән өч категориядә кабул ителә:

«Шигырь уку. Профессиональ нәфис сүз осталары». 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ актер белеме булган катнашучылар һәм актерлыкка укучы студентлар өчен. Катнашучы исемлектән 2 шигырь сайлап алырга һәм яздырылган видеоны гариза белән бергә җибәрергә тиеш. 

«Шигырь уку. Профессиональ булмаган шигырь укучылар». 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ белеме булмаганнар өчен. Катнашучы исемлектән 2 шигырь сайлап алырга һәм яздырылган видеоны җибәрергә тиеш. 

«Автор шигърияте». 7 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.

Катнашучы буларак теркәлү өчен сайтта гариза калдырырга кирәк. «Шигырь уку» категориясе өчен шигырьләр һәм темалар исемлеге бәйгенең сайтында https://dppfest.ru/ урнаштырылган.
Бәйгене үткәрү регламенты — https://dppfest.ru/reglament сайтында.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 7 ноябрьдә А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театрында маэстро Дмитрий Синьковский җитәкчелегендәге оркестр катнашында узачак.

Катнашу өчен түбәндәге форманы тутырырга: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSe2MWH—_c13ZREZavU0EnbWqt4ILUw2-1P3Wtg60Hifps_g/viewform

 

Поделиться: