«Фән тарихы шәхесләрдә: Дмитрий Менделеев» китапханә дәресе (12+)

14 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасында фән һәм технологияләр үсеше елына багышланган «Фән тарихы шәхесләрдә: Дмитрий Менделеев» дигән китапханә дәресе уздырды. 
Китапханәче Дмитрий Иванович Менделеевның тормышы, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар аның биографиясеннән кызыклы фактларны белде, фәнни эшчәнлегендә казанышларын искә төшерде, бөек галимнең карашлары һәм тормышта тоткан юлы белән танышты. 
Чара барышында яшүсмерләр «Д. И. Менделеевның периодик системасы буйлап сәяхәт» викторинасы сорауларына дустанә җавап бирде.
Чара ярдәмендә укучылар фәнни кызыксынуы төрле белем өлкәләренә таралган әлеге бөек галим һәм җәмәгать эшлеклесе Д.И.Менделеев турында бик күп яңа мәгълүматлар алды. 

 

Поделиться: