«Монда китаплар яши» китапханә дәрес-экскурсиясе (6+)

Ел саен көзен 10 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ача һәм аларны экскурсияләргә чакыра.

экскурс крок
10ф. Библиотечный урок-экскурсия «Здесь живут книги». Что же это такое библиотека
10ф. Библиотечный урок-экскурсия «Здесь живут книги»
10ф. Библиотечный урок-экскурсия «Здесь живут книги». Посещение абонемента
10ф. Библиотечный урок-экскурсия «Здесь живут книги». КВ
10ф. Библиотечный урок-экскурсия «Здесь живут книги». Знакомство с энциклопедиями

9 һәм 11 октябрьләрдә китапханәгә беренче сыйныфлылар килде, аларны бик җылы кабул иттеләр. Китапханәгә беренче тапкыр килү беренче сыйныф укучылары өчен әһәмиятле вакыйга. 
Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты. Укучылар зур кызыксыну белән китапларга карата сакчыл мөнәсәбәт һәм аларны дөрес сайлау турында сөйләгәнне тыңлады. Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр»ның нәрсә аңлатуы, һәр китапның үз урыны булуы турында белде. Укучылар игътибарына төрле-төрле балалар журналлары, энциклопедияләр, кече яшьтәгеләр өчен иллюстрацияләнгән белешмәлекләр тәкъдим ителде.
«Әкиятләр әйлән-бәйләне» викторинасы балаларда шулай ук зур кызыксыну уятты, алар анда үз белемнәрен күрсәтә алды. Шуннан соң «Гришкины книжки» мультфильмын карадылар, ул аларга китапларга карата нинди мөнәсәбәттә булырга ярамавын күрсәтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: