«Көзнең гаҗәеп мизгелләре» күңелле ял сәгате (0+)

Балалар бакчасыннан килгән нәни укучылар көз ел фасылы буйлап гаҗәеп сәяхәткә юл тотты – 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре көз билгеләре турында кызыклы әңгәмә әзерләгән иде, шулай ук балалар белән бергә көз айлары исемнәре турында белемнәрен ныгыттылар, көз җиткәч хайваннар һәм кошларның үз-үзен тотышында нинди үзгәрешләр булуын ачыкладылар. 

осеничудмнгог
17ф. Осени чуд.мгн.
17ф. Осени чуд.мгн.1
17ф. Осени чуд.мгн.2
17ф. Осени чуд.мгн.3
17ф. Осени чуд.мгн.4

Балалар иҗади зирәклекләрен күрсәтте, бер-берсенә булышып, тиз арада көзге пазлны  җыйды, яшь укучылар «Табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һәм тизәйткечләр» бәйге-эстафетасын бик ошатты, көзге яфраклар белән биеде, табышмаклар чиште, көз һәм яңгыр турында җырлар башкарды, кәрҗингә гөмбәләрне җыярга булышты, «Күркә атыш», «Кайнар бәрәңге» уеннары уйнады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: