«Җир йөзендә яхшырак кешеләрне белмим» өлкән яшьтәге кешеләр көне (18+)

9 октябрь көнне Үзәк балалар модель китапханәсе «Җир йөзендә яхшырак кешеләрне белмим» дигән өлкән яшьтәге кешеләр көне уздырды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә бик күркәм, һәрвакыт яшь һәм актив кунаклар килде. 

дентаппреклонноговозораста
78g-LLwaK8e
bf8mL__aivN7Vn4SP
fdjrlwj
lJe0lHAc
lUeGVPJxnsza-oDagf

Алар яшьлек, дәрт һәм тормыш сөючәнлек серләре белән бик теләп уртаклашты, үзләренең мавыгулары һәм кызыксынулары турында сөйләде, үзләренең кул эшләрен күрсәтте, викториналарда катнашты, шигырьләр укыды, җырлар җырлады һәм биеде. 
«Илһам» хоры солисты, китапханәбезнең даими укучысы  Нуруллина Рузия Әүһәди кызы үзенең чыгышы белән кунакларны шатландырды. Ул җырлар башкарды, чарада катнашучылар да аңа кушылды. 
Китапханәнең яшь укучысы Җәләлова Әмирә дә чыгыш ясады. Ул укыган шигырьләр йөрәкләрне тетрәндерде. 
Без өлкән буынның актив, тормышчан һәм бик иҗади булуына бик шат.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: