Нина Самарина белән очрашу һәм аның «Корица, душица, шалфей» китабын тәкъдир итү 16+)

9 октябрьдә 6 нчы санлы китапханәдә Нина Самарина тәхәллүсе астында язучы Наталия Гарипова белән иҗади очрашу узды. 2014 елда Наталия Гарипова  «Журналистикада исем» номинациясендә Татарстанның «Бәллүр каләм» премиясе иясе булды. Авторның «Получите, распишитесь», «Абонент недоступна», «Свекольный квас», «Лицевая изнаночная», «Учитель математики» һәм башка повестьлары 2017 елдан башлап «Челнинские известия» газетасында басылып чыга һәм шәһәрдәшләрдә зур кызыксыну уята. Бүгенге көндә авторның 16 повесте бар. Бу гади тормыш хәлләре, аларның һәрберсендә укучылар үзләрен яки якыннарын таный ала. 

екөыке
IMG20241009150531
IMG20241009150745
IMG20241009150752
IMG20241009162156
Безгә автор белән әңгәмә кору, аның карашларын, теләкләрен, хыялларын, планнарын, яраткан шөгыльләрен белү мөмкинлеге туды. Чарада китапханә укучылары да катнашты. Язучы үзе, иҗаты, яңа сюжетлар эзләве турында сөйләде. Ул тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, мәсәлән: «Мәктәптә укыганда, сез кем булырга хыяллана идегез?»; «Сезнең китап геройлары билгеле бер социаль даирә, карашлар вәкилләреме?»; «Китапларыгызның кайсысын сез аеруча укырга киңәш итәр идегез?»; «Сез башка авторлар белән дусмы? Алар сезгә язучылык осталыгында тагын да үсәргә ярдәм итәме?» һ.б. «Сез нәрсәгә өстенлек бирәсез» дигән блиц-сораштыру авторны шәхес буларак белергә мөмкинлек бирде. Очрашу бик күп уңай тәэсирләр тудырды. Чарада авторның имзазын куйдыртып китапларын сатып алырга мөмкин булды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: