«Китап юбилеен билгеләп үтә» котлау-китап күргәзмәсе (18+)

Әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, ә китаплар да юбиляр була ала.  Күп еллар элек туган әсәрләр хәзерге вакытта да яратып укыла, укучылары арасында популярлыгын югалтмый.
2024 елда бөтен дөнья язучыларының күп кенә китаплары үзенең түгәрәк датасын билгеләп үтә. Сез кайчандыр укыган яисә хәзер кулыгызда тотып торган китапка ничә яшь? Бу турыда беләсегез киләме? Бу сорауларга 1 нче санлы китапханәдә оештырылган «Китап юбилеен билгеләп үтә» дигән китап күргәзмәсе җавап бирер. Һәр китапның үз характеры, үз язмышы, укучысына илтә торган үз юлы. Китапның озын гомере аның укучыларына бәйле. Бу күргәзмә – юбиляр китапларга бүләк. Экспозиция Д. Дефоның «Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», В. Скоттның «Айвенго», Н. В. Гогольнең «Мёртвые души», А. Дюманың «Три мушкетёра», Л. Н. Толстойның «Отрочество», Ж. Вернның «Таинственный остров» һ.б. әсәрләрне укырга тәкъдим итә. Бу китаплар барысы да дөньяви һәм рус әдәбияты хәзинәсенә кертелгән. 

Поделиться: