«Көзге очрашулар» бәйрәме (18+)

Изгелек һәм ихтирам көне – ул рәсми бәйрәм генә түгел, ә тормышның үзгә бер мизгеле, бу көнне иң яхшы сүзләр һәм ниятләр зур тормыш юлы үткән кешеләргә юллана. 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре бу бәйрәмне билгеләп үтәргә булды: микрорайонда яшәүчеләргә виртуаль рәвештә Третьяков галереясы залларында булырга, галереяның барлыкка килү тарихын, аңа нигез салучыны искә төшерергә һәм А.К.Саврасовның «Грачи прилетели», В.М. Васнецовның «Богатыри», В.И. Суриковның «Боярыня Морозова», И.И. Шишкинның «Утро в сосновом бору» һ.б. иң танылган картиналарның тарихы турында мәгълүматлар алырга тәкъдим итте. Чарада катнашучылар «Көйне таны», «Җырны искә төшер» бәйгеләрендә, «Барысын да искә төшерергә!», «Фильмнардан гыйбарәне таны» уеннарында катнашты, җырлар җырлады. Очрашуның иң «яшь» катнашучысына – 94.  Бәйрәм бик күркәм һәм җылы рухта узды. 

осенние ивстречи
13 фил. 08.10.2024 Осенние встречи 2
13 ф. 08.10.2024 Осенние встречи 3
13 фил. 08.10.2024 Осенние встречи 1

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: