Нина Самаринаның «Корица, душица, шалфей» китабын тәкъдим итү чарасы (16+)

8 октябрь көнне Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә журналист, Россия язучылары берлеге әгъзасы, Нина Самарина тәхәллүсе белән язучы Наталия Гарипова белән иҗади очрашу узды. Бу вакыйга аның иҗатын сөючеләрне, авторның яңа китабы турында күбрәк белергә теләүчеләрне җыйды. 
Очрашу вакытында Наталия үзенең «Корица, душица, шалфей» дигән яңа китабын тәкъдим итте, ул үз эченә «Корица душица шалфей» һәм «Не стучите по дереву» дигән ике повестьны ала. Автор аудиториягә повестьларны язу барышы турында кызыклы итеп тәфсилләбрәк сөйләде. 

1фот
2фот
3фото
4фф
5фф
6фф
7фф
Очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән авторны тыңлады, сораулар бирде һәм аның әсәрләре буенча фикер уртаклашты. Н. Гарипова үзенең әдәби эшчәнлеге белән таныштырды һәм журналистлык тәҗрибәсенең иҗатында да ярдәм итүе турында сөйләде. Аудитория аның повестьларының хис-кичерешләр тирәнлеге белән аерылып торуын, һәм моның аларны һәр укучыга аңлаешлы һәм күңеленә якын итүен билгеләп үтте.  
Тәкъдим итү чарасы азагында теләге булганнар китапны сатып ала һәм истәлеккә язучының имзасын яздыртып ала алды. Чара бик күп уңай тәэсирләр тудырды һәм күп катнашучылар киләчәктә дә Наталия Гарипова белән яңадан-яңа очрашулар көтеп калу турында белдерде. Китапханәдә хакимлек иткән иҗади рух авторда да, укучыларда да онытылмас хис-кичерешләр калдырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: