Инглиз язучысы О. Уайльдның тууына 170 ел

Оскар Уайльд 1854 елның 16 октябрендә Дублинда туа. Ул тугыз яшенә кадәр өйдә белем ала. 
1864 елдан 1871 елга кадәр Портор Король мәктәбендә укый, 1871-1874 елларда Тринити-көллиятендә белем ала. 1874 елда Уайльд Оксфорд университетына укырга керә. «Равенна» поэмасы өчен Ньюдигейт премиясе ала. 1878 елда Лондонга күченә. 
1881 елда аның «Шигырьләр» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
1884 елда өйләнә. Ике уллары туа, Уайльд алар өчен әкиятләр яза башлый. «Бәхетле принц» һәм башка әкиятләр» һәм «Гранат йорт» дигән ике әкиятләр җыентыгын нәшер итә.
1887 елдан 1889 елга кадәр «Женский мир» журналының редакторы булып эшли.
1887 елда «Кентервильское привидение», «Преступление лорда Артура Сэвила», «Сфинкс без загадки», «Натурщик-миллионер», «Портрет г-на У. Х.» әсәрләрен бастырып чыгара.
«Кентервильское привидение» – готик стильдәге юмористик әкият, жанрның барлык кануннарын бозучы куркынычлар әдәбиятыннан булган үзенчәлекле әсәр. 
1890 елда аның бердәнбер романы – «Портрет Дориана Грея» басылып чыга. Ул мәңгелек яшьлек һәм матурлык турында. Чынбарлыкта кешеләр бу турыда бары тик хыяллана гына ала. Романның төп герое Дориан Грей, яшь кеше, аңа табигатьтән илаһи матурлык бирелгән. Рәссам яшь егетнең уңышлы итеп портретын ясый, ул нәтиҗәдә яшүсмернең бөтен тормышын үзгәртә. Роман геройларының берсе лорд Генри Дорианның башына «матур булганда, сине барысы да ярата» дигән уй кертә. Дориан шунлыктан үзе урынына портреты картаюын тели. Һәм бу портрет алга таба Дорианны үтерешкә барырга «мәҗбүр итә» һәм акылдан яздырта. 
1891 елда «Замыслы» теоретик мәкаләләр җыентыгы һәм трактат «Душа человека при социализме» трактаты басылып чыга, Библия сюжетына – «Саломея» дигән бер актлы драманы бастыра.
1892 елда «Веер леди Уиндермир» исемле беренче комедиясе языла, 1893 елда «Женщина, не стоящая внимания» комедиясе туа. 1895 елда «Идеальный муж» һәм «Как важно быть серьёзным» пьесаларын яза. «Идеальный муж» пьесасында вакыйгалар шантаж һәм коррупция тирәсендә әйләнә. Барысы да 1890 нчы еллар Лондонында бара. 

1895 елның 25 маенда Уайльд хөкем ителә һәм ике еллык каторга эшләренә билгеләнә.
Азат ителгәннән соң, Франциягә күчеп килә. Исемен Себастьян Мельмотка алыштыра. «Баллада Редингской тюрьмы» балладасын яза. 1900 елның 30 ноябрендә Франциядә менингиттан вафат була. 

Поделиться: