«Сәламәтлек территориясе» фестивале (0+)

10 октябрьдә 10:00 нан 13:00 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсенең ишекләре шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары өчен ачык булачак, теләге булган һәркемне «Сәламәтлек территориясе» фестивалендә катнашырга чакырабыз. 

Фестивальдә катнашучылар күңелле бәйгеләр һәм викториналар ярдәмендә «Сәламәтлек» иленә кечкенә генә сәяхәт кылачак. Шунда ук алар сәламәтлекне тәшкил итүче факторлар белән танышачак. 

Фестиваль кысаларында катнашучылар күңеленә хуш килерлек бик күп активлыклар үткәреләчәк: чыгышлар, мастер-класслар, фотозона, һәм шулай ук белгечләрдән файдалы кисәтү станцияләре. «Сәламәт буласың килсә» викторинасы ярдәмендә витаминнар, дарулар турында белемнәрне тикшереп карарга мөмкин булачак. Шуның өстенә теләге булганнарга «Җитез туп», «Елгыр обруч» кебек спорт экстафеталарында катнашырга тәкъдим ителәчәк. Укучылар игътибарына шулай ук «Спорт тормыш стиле буларак» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, анда хезмәткәрләр китапханә фондындагы талантлы спортчылар һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар белән таныштырачак. 

Поделиться: