Өлкәннәр көне – якты һәм шатлыклы бәйрәм

Шәһәр үзәк китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу чын-чынлап китапханә эше ветераннары өчен әһәмиятле вакыйна булды, алар үзләренең кадерен һәм хезмәттәшләренең рәхмәтен тоя алды.  
«ҮКС» МБУ директоры В. М. Гайнуллина һәм профком рәисе Рәйсә Салихова кунаклар адресына җылы котлауларын җиткерде. Алар барысын да ихластан әлеге күркәм бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.  

1фото
2фото
3фото
4фото
5фото
6фото
8фото
7фото

Кичә барышында «Яшьлекне искә төшерик», «Әкиятне таны», «Кулинар белгеч» һәм «Уйларны укучы эшләпә» дигән мавыктыргыч уеннар үткәрелде. Әлеге күңел ачулар, залны очрашу шатлыгы, елмаю һәм яхшы кәеф белән тутырып, бәйрәм рухы тудырды. 
Кунакларны китапханәнең профсоюз комитеты ясаган музыкаль бүләк таң калдырды. Аеруча «Энергетик» мәдәният сараеның талантлы җырчысы һәм автор-башкаручы Илнур Фәйзуллинның чыгышы сокландыргыч булды. Аның осталыгы һәм таланты беркемне дә битараф калдырмады. Шуның өстенә, чарада гүзәл Олеся Ермакованың флейтада башкарган музыкаль композицияләре тәкъдим ителде. 3 нче санлы урта мәктәп укучылары тамашачыларны матур җырлары һәм биюләре белән куандырды. 

Чын күңелдән ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман телибез. Һәр көнегез тынычлык, шатлык һәм матур вакыйгалар, күренешләр белән тулып торсын!
Фотолар альбомда: https://vk.com/album-69923482_304417275

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: