Нина Самаринаның «Корица душица шалфей» китабын тәкъдим итү (16+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә журналист, Россия язучылары берлеге әгъзасы, Нина Самарина тәхәллүсе белән язучы Наталия Гарипова белән очрашу узачак. Ул «Конечная остановка» (2023), «Тариф на связь» (2023) китаплары авторы. Очрашуда язучы укучыларга чираттагы «Корица, душица, шалфей» дигән яңа китабын (2024) тәкъдир итә.
Шәһәрдәшләр һәм Чаллы шәһәре кунаклары беренчеләрдән булып «Корица душица шалфей» һәм «Не стучите по дереву» дигән ике повестьтан торган җыентык белән таныша һәм үзенә ала алачак.

Наталия Гарипова 2014 елда  «Журналистикада исем» номинациясендә Татарстанның «Бәллүр каләм» премиясенә ия булды. Аның 2017 елдан башлап «Челнинские известия» газетасында дөнья күргән 16 повесте бар, чаллылар аларны яратып укый. 

Поделиться: