Николай Николаевич Носовның «Приключения Незнайки и его друзей» әкият-романына 70 ел!

Николай Носов – рус язучысы, драматург, режиссер һәм киносценарияче, өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты, Белмәмеә һәм башкалар турында танылган балалар әсәрләре авторы. Носовның хикәяләре беренче тапкыр были «Мурзилка» (1938) журналы тарафыннан бастырылып чыгарыла, анда шулай ук  күп кенә танылган балалар язучылары – С. Маршак, Е. Благинина, А. Барто, С. Михалков, Б. Заходерлар басылып чыга торган була.

Иң яратып укыла торган 2024 елгы юбиляр китапларның берсе – Николай Носовның «Приключения Незнайки и его друзей» роман-әкияте.

70 ел инде бу әкият балаларны үзенең матур һәм гадәти булмаган персонажлары белән куандыра. Белмәмеш һәм аның дусларының Яшел шәһәрдәге маҗаралары совет балалар әдәбиятының чын классикасына әверелде. 
«Приключения Незнайки и его друзей» – яхшы күңелле, шаян, борчуларга бирешми торган, сәяхәт итәргә, күңел ачарга һәм төрледән-төрле шөгыльләр уйлап табарга яратучы кечкенә кешеләр турында мавыктыргыч әкияти повесть. Әкият мактанмаска, алдамаска өйрәтә, чөнки ялган кайчан да булса бер тышка чыгачак. Дус булырга, башка кешеләрне хөрмәт итәргә һәм сүз буенча түгел, ә кылган гамәлләр буенча нәтиҗә ясарга өйрәтә. Әкиятне шәһәребез китапханәләрендә алып укырга була.  

Поделиться: