«Чаллы – Техно шәһәре» китап-фест (6+)

Хөрмәтле укучылар!

 

Нәрсә ул фән? Ул – безнең тормышны алга этәрүче. Фән һәм технологияләр унъеллыгы дәвам итә! Сезне 3 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә узачак китап-фестка чакырабыз. Чарада мавыктыргыч күргәзмәләр һәм кызыклы очрашулар көтә. Фестивальнең кунагы – Санкт-Петербургтан язучы Юлия Андреева. Бу сезгә ялыгызны кызыклы итәргә менә дигән мөмкинлек!

3 октябрь көнне 13.00 cәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсе барыгызны да «Чаллы – Техно шәһәре» китап фестиваленә чакыра. Вакыйга Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгына һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышлана. 

Кунакларны төрле белем өлкәләренә караган, шул исәптән математика, химия, физик, биология, сәнгать белеме, медицина һәм техника буенча фәнни-популяр китаплар күргәзмәләре көтә. Шулай ук галимнәр һәм фәнни ачышларга багышланган матур әдәбият әсәрләре дә тәкъдим ителәчәк. 

«Төрле төсле химия» шоуы фән сөючеләрне әсир итәчәк. Махсус кунак буларак фестивальдә Санкт-Петербург шәһәреннән язучы Юлия Андреева чыгыш ясаячак. Ул Санкт-Петербург язучылар берлеге әгъзасы, берничә әдәби премия лауреаты, шулай ук «Созидатель» премиясе һәм Г.Р. Державин исемендәге алтын медаль иясе. Юлия фәнни фантастика турында лекцияләр укыячак, күренекле балериналар Матильда Кшесинская һәм Анна Павлова турында сөйләячәк. Укучылар аның китапларын сатып ала һәм имзасын куйдырта алачак. 

Рәссам Дарья Смолинаның «Кәкре көзгеләр призмасы аша» дигән рәсемнәр күргәзмәсе тамашачыларга уникаль күренеп торучы образлар аша альтернатив дөньяларны күрергә мөмкинлек бүләк итәчәк. Шулай ук башка җиргә эләгүчеләр образына керү башка дөньяга тулысынча кереп чумарга мөмкинлек бирәчәк. Профессиональ рәссамнар Дарья Смолина һәм Марат Мингалеевтан гаҗәеп мастер-класслар чараны тагын да кызыклырак итәчәк.Фестивальгә килгән һәркемне мавыктыргыч очрашулар һәм гадәти булмаган күренешләр көтә.

«Чаллы – Техно шәһәре» китап фестивале сезне көтеп кала!

Белешмәләр өчен телефон: 89196445729.

 

Поделиться: